news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казан федераль университетында бушлай татар теле курслары ачыла
Курсларны тәмамлаучыларга татар телен үзләштерү дәрәҗәсе күрсәтелгән сертификат тапшырылачак.
Скопировать ссылку
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Казан (Идел буе) федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында бушлай татар теле курслары ачыла, дип хәбәр итә югары уку йортының матбугат хезмәте.
Курсларга (алар сентябрь урталарында башланыр дип көтелә) КФУ сайтында теркәлгәннән соң гына язылырга мөмкин.
Тыңлаучыларга теркәлгән вакытта күрсәтелгән электрон почта һәм проектның сайты аша хәбәр ителәчәк.
Дәресләр атнага ике тапкыр үткәрелә һәм өч ай дәвам итәчәк. Дүшәмбе һәм чәршәмбе яки сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә иртәнге – 8.00-10.00, шулай ук кичке 18.00-20.00 сәгатьләрдә шөгыльләнергә мөмкин.
Курсларны тәмамлаучыларга татар телен үзләштерү дәрәҗәсе күрсәтелгән сертификат тапшырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot