Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан федераль университетында белем алырга җыенучыларның гомуми саны быел 7 мең 300 тирәсе булыр дип фаразлана
КФУ га барлыгы 4972 бюджет урын бүлеп бирелгән
(Казан, 14 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Түләп укучылар белән бергә быел Казан федераль университетында белем алырга теләүчеләрнең гомуми саны 7 мең 300 тирәсе булыр дип фаразлана. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында абитуриентларның югары һәм махсус урта уку йортларына кабул ителү нәтиҗәләренә багышланган брифингта ТР югары уку йортлары ректорлары советы рәисе - КФУ ректоры Илшат Гафуров хәбәр итте.
Аның әйтүенчә, югары уку йортында 4139 бюджет урын булган. Кама Инженер-иктисад академиясен кушу турындагы фәрман нигезендә, тагын 833 урын өстәлгән. Шул рәвешле, барлыгы 4972 бюджет урын бүлеп бирелгән. “Кабул итү үтә күренмәле булды, закон бозулар узган ел белән чагыштырганда азрак булды. Иң зур конкурс юридик факультетта, Көнчыгышны өйрәнү институтында булды”, - дип белдерде Илшат Гафуров.
Укырга алынучыларга килгәндә, бер имтихан өчен уртача балл 71-74 не тәшкил итә. Өч имтихан буенча уртача 214 балл исәпләнә. КФУ га абитуриентлардан барлыгы 48 меңгә якын гариза тапшырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз