news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан федераль университетында «Әгъзамов укулары - 2025» булды

Казан федераль университетында «Әгъзамов укулары - 2025» булды
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Казан федераль университетының журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбендә «Әгъзамов укулары — 2025» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе үтте. Ул журналистлар остазы, галим, педагог Флорид Әгъзамов истәлегенә 2011 елдан бирле үткәрелә.

«Сезне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм депутатлар корпусы исеменнән сәламлим. Бөтен чорларда да мәгълүмат сүзе көчле инструмент булып калган. Сәяси, мәдәни, икътисади һәм башка мәсьәләләргә генә түгел, ә кеше язмышына да журналист каләме белән тәэсир итә ала. Мондый очрашулар һәм конференцияләр безнең өчен мөһим. Униаерситетның Журналистика һәм массакүләм коммуникацияләрнең югары мәктәбе коллективына традицияләргә тугрылык өчен рәхмәтлегемне белдерәм», — диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева.

ТР «Татмедиа» Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев чыгышында Флорид Әгъзамов студенты булуын да ассызыклады.

«Мин Флорид Имамәхмәтович студенты булды. Әлбәттә, балачагы катлаулы булган һәм тормыш аны чыныктырган. Ул абруйлы, көчле шәхес иде. Студентларга карата да ярдәмчел һәм итәгатьле булды», — дип билгеләде Айдар Сәлимгәрәев.

КФУ комплекслы куркынычсызлык буенча проректоры Ришат Гузейров та фикерен әйтте, чараның әһәмиятен билгеләде.

«Конференция эшендә уңышлар телибез. Хөрмәтле профессорыбыз Флорид Әгъзәмов 30 ел эчендә республиканың журналистика мәктәбе булдырган һәм аны үсешкә илткән кеше. Безнең журналистика мәктәбе Россия күләмендә дә танылу яулаган. Мин уйлавымча, киләчәктә дә Флорит Имамәхмәтович башлаган хезмәт үсештә булачак», — ди ул.

Конференция эше секцияләргә бүленеп дәвам итте. Чыгыш ясаучылар көн кадагындагы төрле темаларга докладлар тәкъдим итте, фикер алыштылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100