Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казан Федераль университетына 210 ел тула
1804 елның 5 ноябрендә Александр I Казан император университетын һәм аның Уставына нигез салу турында Раслау грамотасын имзалаган
(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Казан (Идел буе) федераль университетына 210 ел тула.
1804 елның 5 ноябрендә (яңа стиль буенча 17 ноябрьдә) Александр I Казан император университетын һәм аның Уставына нигез салу турында Раслау грамотасын имзалаган. Бу дата Россиянең иң борынгы университетларының берсенең туган көне булган, аңа ил фәне, мәгарифе һәм мәдәнияте үсешендә зур роль уйнарга язган.
Башта уку йорты Казан император университеты дип атала, Октябрь революциясеннән соң, 1918 елда Казан дәүләт университеты дип үзгәртелә (1924-1990 елларда - В.И.Ульянов-Ленин исемендә), ә 2019 елдан Россия Президенты Дмитрий Медведев Указы белән Казан (Идел буе) федераль университеты дип атала башлый.
Совет чорында университет базасында тармак вузлары оештырыла. Федераль статусы бирелгәннән соң аңа Татар гуманитар-педагогика университты, Казан финанс-икътисад институты һәм Алабуга педагогика университеты, аннары - Кама дәүләт инженер-икътисад академиясе дә кушылды. Филиаллар саны да артты: КДУ каршында оешкан Яшел Үзән һәм Чаллы филиалларына Алабуга филиалы да өстәлде.
Башта университет 1796 елда төзелгән Казан император гимназиясендә урнаша, соңрак уку бинасы ихтыяҗы өчен күршедәге өч йорт сатып алына, бу әлеге кварталны университет шәһәрчеге территориясе буларак карарга мөмкинлек бирә. XIX гасырның 20нче елларында архитектор Петр Пятницкий төп корпусны төзи. Киләсе унъеллыкта, университет ректоры Николай Лобачевский булгач, архитектор Михаил Коринфский җитәкчелегендә бердәм архитектура ансамбле оештырыла.
КФУ сайтында билгеләп узылганча, бүген Казан университеты "Times Higher Education 600 Best World Universities" версиясе буенча дөньяның иң яхшы университетлары исемлегенә керә. Университетның Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсе фондында 6 миллионга якын китап саклана. Бүген КФУда, филиалларны да кертеп, 29 укыту-фәнни бүлекчә эшли. 300 кафедрада 409 доктор һәм 1471 фән кандидаты студентларга лекцияләр укый. Университетның 22 фәнни мәктәбе гениаль галимнәр һәм аларның ачышлары ярдәмендә бөтен дөньяга танылган.
"Казан университеты дөньяга Николай Лобачевский, Карл Фукс, Александр Бутлеров, Евгений Завойский кебек галимнәрне биргән. Биредә Иван Бодуэн де Куртене нигез салган танылган лингвистика мәктәбе туган. Казан университетында совет дәүләтен төзегән Ульянов-Ленин, язучылар Сергей Аксаков, Лев Толстой, Павел Мельников-Печерский, Велимир Хлебников, композитор Милий Балакирев, рәссам Валерий Якоби һәм башкалар белем алган.
Бүгенге көндә федераль дәрәҗәдәге вуз исемен алу һәм 2010 елның 13 сентябрендә РФ Хөкүмәте раслаган 2010-2019 елларга КФУны үстерү программасын тормышка ашыру, шулай ук 2020 елга дөньяның иң яхшы 100 вузы исемен алу өчен көрәштә катнашу университет өчен аерым әһәмияткә ия", - диелгән Казан федераль университеты ректоры, профессор Илшат Гаффуров мөрәҗәгатендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз