Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казан федераль университеты журналистларның квалификациясен күтәрү курслары оештыра
Дәресләр 13-15 ноябрьдә 8.30 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр узачак.
(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Казан (Идел буе) федераль университеты Халыкара мөнәсәбәтләр институтының ислам һәм ислам дине белемен үстерү буенча Ресурс үзәге ислам тарихы һәм мәдәнияте белгечләрен әзерләүне тәэмин итү кысаларында 13-15 ноябрьдә журналистларның квалификациясен күтәрү курслары уздыра. Бу турыда оештыручылар хәбәр итә.
Курсларда гаммәви мәгълүмат чаралары аша радикализм һәм экстремизмны кисәтү, толерантлык идеяләрен тарату, заманча һәм сыйфатлы мәгълүмати продуктлар булдыруга ярдәм итү, мәдәниятара коммуникацияләр өлкәсендә медиабелем бирүне һәм медиа-мәгълүмати грамоталылыкны үстерү өчен уңайлы шартлар тудыру бурычы куелган.
Курслар тәмамлангач, 15 ноябрьдә «Мультимәдәни дөньяда ислам» Халыкара форумы (15-16 ноябрь) кысаларында Татарстан Журналистлар берлеге оешуга 100 ел тулу уңаеннан «Постсекуляр җәмгыятьтә мәдәниятара коммуникация стратегиясе һәм практикасы» дигән темага түгәрәк өстәл узачак.
- Чараны Казан федераль университеты, Татарстан Республикасы «Татмедиа» агентлыгы һәм ТР Журналистлар берлеге оештыра. Дәресләр 13-15 ноябрьдә 8.30 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр узачак.
Чара этноконфессиональ коммуникацияләр өлкәсендә гаммәви мәгълүмат чаралары эшенең һөнәри һәм этик стандартлары нигезендә журналистларның квалификациясен күтәрү максатыннан оештырыла.
Курсларда дини мөселман оешмаларының гаммәви мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлеген анализлау һәм төбәк матбугат чараларында ислам темасын яктырту проблемалары да карала.
- Катнашучыларның гаризаларын тутыру өчен сылтама - https://goo.gl/forms/0diMVCW3m0nxZmlT2
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз