news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан федераль университеты Яшьләр көне бәйрәмендә интерактив мәйданчык әзерләде

Казан федераль университеты Яшьләр көне бәйрәмендә интерактив мәйданчык әзерләде
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Бүген Казанның «Урам» экстрим-паркында һәм Горький исемендәге ял һәм мәдәният паркында Халыкара яшьләр көне уңаеннан бәйрәм үтә. Аның барышы белән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министр Ринат Садыйков да танышты. Биредә Казан федераль университеты да үз мәйданчыкларын булдырган.

«Казан федераль университеты берничә локация әзерләде. Интерактив зона. Биредә катнашучылар төрле тукталышларда сорауларга җавап бирәләр һәм биремнәр үтиләр. Баллар җыялар һәм ахырдан уку йортыбыз логотибы белән отыш уены үтәчәк», — дип сөйләде университетның яшьләр сәясәте департаменты бүлеге җитәкчесе Анастасия Чернышева «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Шулай ук әңгәмәдәш монда югары уку йортының күпчелек активистлары катнашканын билгеләп үтте.

«Кызыклы һәм файдалы мастерлар да оештырдык. Мәсәлән, кемнәр тели шоперга сурәтләр төшереп, аннары үзләренә аны алып китә алалар. Гомумән безнең университетта студентларның бик күп оешмалары уңышлы итеп эшли. Бөтен яшьләргә зур уңышлар телим. Һәрвакыт Татарстанның лаеклы гражданнары булсыннар», — дип ассызыклады ул.

16.00 сәгатьтә КФУга укырга керергә теләүчеләр кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Александр Бибик белән очрашачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot