news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

КФУ доценты Ирек Мөхәмәтдинов Россия Президенты премиясенә лаек булды

Казан федераль университетының авыр табыла торган углеводородлар ятмаларын эшкәртү һәм эксплуатацияләү кафедрасы доценты, яшь нефтехимик Ирек Мөхәмәтдинов 2022 елда фән һәм инновацияләр өлкәсендә Президент премиясенә лаек булды. Шундый указны Россия лидеры Владимир Путин имзалады.

«<…> Казан (Идел буе) федераль университеты»ның югары белем бирү федераль дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең өлкән фәнни хезмәткәре, техник фәннәр кандидаты Ирек Изаил улы Мөхәмәтдиновка, –катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру өчен акватермолиз катализаторларын эшләгән өчен <…>» , – диелгән хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган документта.

Ирек Мөхәмәтдинов Казан федераль университетын 2011 елда тәмамлый, «Казаноргсинтез»да эшли, параллель рәвештә Казан федераль университетының югары үзле нефть һәм табигый битумнар кафедрасына аспирантурага укырга керә. Тикшеренү эшендә актив катнаша, инженер-технолог квалификациясенә ия.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100