news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан федераль университеты Үзбәкстан укучыларын цифрлы продуктлар ясарга өйрәтәчәк

Үзбәкстанның Ташкент каласында «Вектор 4.0» белем бирү хакатонына старт бирелде.

Казан федераль университеты Үзбәкстан укучыларын цифрлы продуктлар ясарга өйрәтәчәк
Фото: Наталья Гладкова

10 ноябрьдә Ташкент шәһәрендә Үзбәкстан Республикасының югары сыйныф укучылары өчен «Вектор 4.0» белем бирү хакатонын ачу тантанасы узды. Чара 10-12 ноябрь көннәрендә, Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары директорлары һәм белгечләренең квалификациясен күтәрү яңадан әзерләү һәм институты базасында була. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

Чараны Үзбәкстан Мәктәпкәчә һәм мәктәп белеме бирү министрлыгы ярдәме белән Бәйсез дәүләтләр, чит илләрдә яшәүче ватандашлар һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек эшләре буенча федераль агентлык һәм Казан (Идел буе) федераль университеты оештырган.

Әлеге чараны гамәлгә ашыру барышында һөнәри юнәлеш бирүдә югары сыйныф укучылары, шулай ук аларның әти-әниләре сораулары һәм мәнфәгатьләренә яраклаштырылган яңа продуктларның прототипларын булдырачаклар. Ул мәктәп укучылары тарафыннан Үзбәкстан Республикасында Россия мәгарифен алга сөрү һәм популярлаштыру максатыннан эшләнә.

Тантаналы ачылышта Үзбәкстан Республикасы мәктәпкәчә һәм мәктәп белеме бирү министры урынбасары Үзәкбай Бегимкулов мондый форматтагы чараның Үзбәкстан укучылары өчен беренче тапкыр үткәрелүен билгеләп үтте, КФУга аны оештыруда ярдәм өчен тирән рәхмәт белдерде. Үзбәкстанда Бәйсез дәүләтләр, чит илләрдә яшәүче ватандашлар һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек эшләре буенча федераль агентлык вәкиллеге җитәкчесе Ирина Старосельская КФУ вәкилләренең эшен югары бәяләде. «Вектор 4.0» хакатонының төп бурычы — Россия белән Үзбәкстан арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту һәм киңәйтү, шулай ук укучыларны Россия мәдәнияте һәм фәнни казанышлары белән таныштыру, дип ассызыклады ул.

Россия Илчелегенең Үзбәкстандагы беренче секретаре Валерия Занина билгеләп үткәнчә, мондый чаралар укучыларның иҗади һәм коммуникатив сәләтләрен үстерүгә ярдәм итә, бу, һичшиксез, үсеп килүче буын шәхесен формалаштыруда мөһим фактор булып тора. Ул шулай ук бу юнәлештә Бәйсез дәүләтләр, чит илләрдә яшәүче ватандашлар һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек эшләре буенча федераль агентлыгы инициативаларына ярдәм итү кирәклегенә ышаныч белдерде.

Татарстан Республикасының Үзбәкстандагы вәкиле Айдар Әхтәриев үзенең сәламләү сүзендә Татарстан һәм Үзбәкстан республикаларын бәйләүче җылы, озак вакытлы партнерлык һәм дустанә мөнәсәбәтләр турында сөйләде, шулай ук катнашучыларга алда торган ярышларда уңышлар теләде.

Каракалпакстан Республикасы Министрлар Советы рәисе урынбасары Бәйрәм Отемуратов Бәйсез дәүләтләр, чит илләрдә яшәүче ватандашлар һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек эшләре буенча федераль агентлыкка һәм КФУга хакатонны оештырганнары өчен рәхмәт әйтте һәм чарада турыдан-туры катнашучыларның барысы да җиңүчеләр булуына ышаныч белдерде.

КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. «Ике яклы хезмәттәшлекне үстерүнең перспективалы векторы булып Россия-Үзбәкстан мәгариф элемтәләре тора. Безнең университет дустанә Үзбәкстан Республикасы белән хезмәттәшлекне үз эшчәнлегенең мөһим юнәлеше итеп карый, һәм бу тарихи-мәдәни фактор белән бәйле. Безне күптәнге партнерлык мөнәсәбәтләре, икътисади, фәнни-мәгариф һәм мәдәни тыгыз элемтәләр берләштерә», — диде ул.

Хакатонның Ташкенттагы йомгаклау туры КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты укытучылары һәм хезмәткәрләре катнашында уза.

Чараны оештыручылар әлеге вакыйга Үзбәкстан коллегалары белән берлектә әзерләнгән һәм үткәрелгән күп санлы уртак мәдәни-агарту проектларының беренчесе булыр дип өметләнә. Ул яшь буын вәкилләре арасында безнең илләрнең партнерлык элемтәләрен үстерүгә һәм яңаларын урнаштыруга ярдәм итәчәк, диелә хәбәрдә.

Фотоларны «Татар-информ»га оештыручылар тәкъдим итте.

Фото: © Наталья Гладкова

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100