Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан федераль университеты: Тулай торакларда кайнар су 25 майда биреләчәк
Авария килеп чыгу сәбәпле, хәзерге вакытта коммуникацияләрне алыштыру буенча ремонт эшләре бара.
(Казан, 17 май, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). Казан федераль университеты тулай торакларына кайнар су 25 майда биреләчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына университетның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«КФУның Кызыл позиция урамындагы 6, 6А, 2а; Гадел Кутуй урамындагы 2б, 2/17 адреслары буенча урнашкан тулай торакларында кайнар су юк. <…> Кайнар су бирү 25 майга планлаштырыла», — диелә хәбәрдә.
Казан университеты матбугат хезмәтендә тулай торакларда кайнар су булмау сәбәбен торба үткәргечендә авария килеп чыгу белән аңлаттылар. Хәзерге вакытта коммуникацияләрне алыштыру буенча ремонт эшләре бара. Салкын су биналарга штат режимында бирелә, дип искәрттеләр югары уку йортында.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентының студентларны кайнар су белән альтернатив ысуллар ярдәмендә тәэмин итү омтылышлары күрелдеме, шулай ук укучылар бу проблеманы хәл итү үтенече белән югары уку йорты җитәкчелегенә мөрәҗәгать иттеме, дигән сорауларына КФУ матбугат хезмәтендә җавап бирмәделәр.
Элегрәк Студентлар лигасы президенты Казан федераль университеты биналарында кайнар су булмау проблемасы югары уку йорты җитәкчелеге тарафыннан хәл ителә, дип сөйләгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз