news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан федераль университеты студентлары Әмирхан Еникинең истәлек тактасына чәчәкләр салды

1 март көнне Казан федераль университеты студентлары Казан шәһәренең Чехов урамында урнашкан, язучы Әмирхан Еники яшәгән 53нче йорт фасадында урнашкан мемориаль тактага чәчәкләр салды.

Казан федераль университеты студентлары Әмирхан Еникинең истәлек тактасына чәчәкләр салды
Фото: Зөлфия Шәвәлиева

2 мартта татар әдәбияты классигы, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының халык язучысы Әмирхан Еникинең тууына 115 ел тулды. Шул уңайдан Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары бөек татар язучысының истәлек тактасына чәчәкләр салу тантанасында катнашты.

Чараны институтның татар әдәбияты кафедрасы доценты Гөлфия Гайнуллина оештырды. Очрашуда шулай ук язучының кызы Флера Карташева-Еники һәм оныгы Рөстәм Тюменев катнаштылар.

«Әти турында онытмыйча, аны хөрмәтләп искә алганыгыз өчен барыгызга да бик зур рәхмәт. Татар телен, татар язучыларын, аларның әсәрләрен укыгыз, белегез. Аларны балаларыгызга сөйләгез. Әти 90 яшендә вафат булды. Ул бик озын, авыр тормыш юлын үткән. Сугышта булган, сугышка хәтле яшь вакытында бик күп авырлыклар күргән. Соңгы елларда әтине бик хөрмәтләделәр, Тукай премиясе бирделәр, әлеге истәлек тактасын беренче президентыбыз Минтимер Шәймиев үзе ачкан иде, аңа зур рәхмәт. Иң мөһиме – әтинең олы мирасы онытылмасын, безнең яшьләребез аның әсәрләрен белсеннәр иде» – диде Әмирхан Еникинең кызы Флера Карташева-Еники.

«Әмирхан Еники татар яшәешенең тәртипләрен, татарның эчке дөньясын һәм аның чынбарлыгын тасвирлап әдәбиятны үзгә – XX йөз башында күтәрелгән үргә кайтару юлларын тапкан. Аның хикәяләре 1941 елда гына дөнья күрә башлый. Дөрес, ул әдәбиятка бик иртә килә, 1926 елда аның беренче хикәясе бастырыла. Әмирхан Еникине XX йөзнең соңгы аксакалы, морзасы дип йөртәләр иде. Ул татар әдәбиятына классик мирас калдырып китә. Аның әсәрләре мәңгелек» – диде әдипнең биографиясе белән кыскача таныштырып Гөлфия Гайнуллина.

«Еники исемен мәңгеләштерү буенча бүген хәл ителмәгән кайбер мәсьәләләр бар. Әлеге истәлек тактасы 4 ел элек ачылды. Хәзер инде «Әмирхан Еники скверы» бар, моның өчен Казан шәһәре хакимиятенә һәм мәдәният министрлыгына аерым рәхмәтебезне белдерәбез. Әмирхан Еникинең скверында аның һәйкәле дә булырга тиеш. Һәйкәл һәм Казаныбызда Әмирхан Еники музее булдыру – киләчәк мәсьәләсе», – дип белдерде Гөлфия Гайнуллина.

Чарадан соң студентлар Татарстан Республикасы Милли музее филиалы – Горький һәм Шаляпин музеенда, Әмирхан Еникинең 115 еллыгына багышланган «Әмирхан Еникинең әйтелмәгән васыяте» күргәзмәсе ачылышында булдылар. Әлеге күргәзмәдә әдипнең шәхси әйберләре – хатлары, көндәлекләре, кулъязмалары, язучыларның шәхси китаплары тәкъдим ителгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100