news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан федераль университеты сайтының татар телендәге версиясе эшли башлады

Анда университет, кафедралар, юнәлешләр һәм бүлекләр турында гомуми мәгълүмат белән танышырга мөмкин.

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Яңа уку елында Казан (Идел буе) федераль университеты сайтының татар телендәге версиясе эшли башлады, дип хәбәр итә югары уку йортының  матбугат хезмәте.
 
Анда университет, кафедралар, юнәлешләр һәм бүлекләр турында гомуми мәгълүмат белән танышырга мөмкин. Шулай ук университет кампусы, студентлар тормышы, спорт һәм мәдәният турында мәгълүмат урнаштырылган.
 
Шунысын да искәртик: татар версиясеннән аермалы буларак, сайтның инглиз телендәге версиясе русчасы белән бер үк вакытта диярлек эшли башлады. Соңрак, Россия белән Кытай арасындагы мөнәсәбәтләрнең үсүенә бәйле рәвештә, сайтның кытай телендәге версиясе дә ачылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot