Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан федераль университеты ректоры Александр Невский ордены белән бүләкләнде
Казан федераль университеты ректоры Ленар Сафин Александр Невский ордены белән бүләкләнде. Бу карарны Россия Президенты Владимир Путин имзалаган. Документ хокукый актларны рәсми бастырып чыгару порталында чыкты.
Югары уку йорты җитәкчесе «фәнни-педагогик эшчәнлектәге, югары квалификацияле белгечләр әзерләүдәге казанышлары өчен», шулай ук «күпьеллык намуслы хезмәте өчен» орден белән билгеләп үтелде.
Ленар Сафиннан тыш, әлеге карар белән тагын ике татарстанлы бүләкләнде. «Татнефть» ГАҖнең МТО идарәсе җитәкчесе Валерий Нугмановка «II дәрәҗә Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале тапшырылды, ә «Татарский» агрохимия хезмәте үзәге директоры Әнәс Лукмановка «Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» мактаулы исем бирелде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз