news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан федераль университеты профессоры Венера Хисамова вафат

Казан федераль университеты профессоры Венера Хисамова вафат
Фото: kpfu.ru

5 сентябрьдә Казан федераль университеты профессоры Венера Хисамова вафат булган. Бу хакта КФУ доценты, әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова социаль челтәрләрдәге битендә хәбәр итте.

Хушлашу мәрасиме иртәгә 13.30 сәгатьтә Имәнлек урамында урнашкан Алтан мәчетендә узачак.

«Урыны ожмахта булсын! Туганнарына сабырлык..», – дип язган Миләүшә Хәбетдинова.

  • Венера Хисамова – Татар дәүләт гуманитар институты факультеты деканы һәм инглиз теле кафедрасы мөдире (1998-2005), ТДГПУның көнчыгыш телләре факультеты деканы (2005-2009), ТДГПУның инглиз теле теориясе һәм практикасы кафедрасы мөдире (2005-2011), Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының роман-герман телләре һәм халыкара коммуникацияләр кафедрасы мөдире (2011 елдан), ТР атказанган укытучысы (2003), Чит телләр укытучыларының республика фәнни-методик берләшмәсе президиумы рәисе (2005 елдан).

news_right_1
news_right_2
news_bot