news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан федераль университеты профессоры Ренат Гайнетдинов вафат булган

Физика-математика фәннәре докторы, Казан федераль университетының Физика институты оптика һәм нанофотоника кафедрасы профессоры Ренат Гайнетдинов вафат булган. Аңа 74 яшь иде. Бу хакта югары уку йорты сайтында хәбәр ителә.

Ул 1950 елның 7 мартында туа. 1974 елда «физик» белгечлеге буенча Казан университетын тәмамлый. 1969 елдан аның тормышы Казан университеты белән тыгыз бәйләнгән була, анда ул студенттан профессорга кадәр юл үтә.

«Казан университеты коллективы Ренат Хәмит улының туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша», - диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100