news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан федераль университеты профессоры: Казанга җәй соңарып киләчәк

Май аенда Татарстан территориясендә, шул исәптән башкалада да, озакка сузылган салкыннар күзәтелә. КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар-информ»га сөйләвенчә, быел Казанга климатик җәй дә килергә ашкынып тормый.

«Климатик хисаплаулар буенча 26-30 май көннәрендә уртача тәүлеклеклек температура 15 градустан җәйге температураларга күчәргә тиеш. Тик чынлыкта болай булмаячак, быел җәй килү озакка сузыла. Фаразлар күрсәтүенчә, 26 майда тәүлеклек уртача температура климат нормасыннан 6-7 градуска түбән булачак. Салкын һәм яңгырлы май җәйнең соңарып килүен тәэмин итте», – диде ул.

Галим Татарстандагы һава торышының хәзерге вакытта Арктика йогынтысында торуын, әмма моның озакка бармаячагын аңлатты. Циркуляция үзгәрергә мөмкин, һәм ул чакта камап ала торган антициклон киләчәк.

Юрий Переведенцев искәртеп узганча, Россиянең Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге июнь аенда Казандагы температураның климат нормасы чикләрендә буласын, ә июль аенда – янә нормадан түбән булачагын фаразлый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100