news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар август башында Казанда аномаль эссе булачагы турында кисәтә

Синоптиклар август башында Казанда аномаль эссе булачагы турында кисәтә
Фото: © Владимир Васильев/ «Татар-информ»

Якындагы атнада Казанда аномаль эсселек көтелә. Августның беренче декадасында шәһәрдә һава температурасы климат нормасыннан югарырак булачак. Бу хакта Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Җәйнең соңгы аенда Казанда норма буенча уртача айлык температура 18-18,5 градус тәшкил итә. Явым-төшемнең уртача айлык нормасы 70 мм чамасы булырга тиеш. Әмма шәһәрдә якындагы декада климат нормасыннан 2-3 градуска җылырак булачак», – диде ул.

Яңа атна Татарстанда бераз салкынаюдан башланды, әмма ул кыска вакытлы була. Россия Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, сишәмбедән Казанда температура акрынлап күтәрелә. Атна ахырына шәһәрдә көндезге сәгатьләрдә 30-32 градус эсселек вәгъдә ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100