Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан федераль университеты профессоры аномаль салкын декада турында кисәтте
Гыйнвар башында Татарстандагы аномаль салкыннар төбәк территориясенә Арктикадан салкын һава керүе белән бәйле. Якындагы декадада һаваның уртача тәүлеклек температурасы климат нормасыннан шактый түбән булачак. Бу хакта Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сөйләде.
«Озакка сузылган салкыннар Арктикадан салкын һава килүгә бәйле. Гыйнвар - елның иң салкын ае, анда Раштуа суыклары була», - дип билгеләп үтте галим.
Салкыннарның беренче сизелерлек дулкыны Татарстанга әле узган елның декабрь башында ук килде. Аннары һава массаларының циркуляциясе үзгәрде, җылы атлантик циклоннар барлыкка килде. Кышның беренче ае азагында аномаль җылылык кинәт салкынайту белән алмашынды.
Якындагы декадада Казанда уртача тәүлеклек температура климат нормасыннан 8 градуска түбәнрәк булачак. Чәршәмбе төнендә шәһәрдә -25 градуска кадәр салкынайта. Якындагы көннәрдә Татарстан башкаласында түбән температура аномалиясе 10-12 градус тәшкил итәчәк.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, салкыннар аркасында республикада шторм кисәтүе игълан ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз