Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан федераль университеты профессоры: 20 июльдә Татарстанда салкынайтырга мөмкин
Татарстанда һава температурасы элеккечә нормадан 4-5 градуска югары тора.
(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Киләсе атнада Татарстанда һава температурасы төшәргә мөмкин, чөнки 20 июльдә республика территориясенә көнчыгыш фронты килә. Шулай ук айның икенче яртысында яңгыр һәм көчле җил фаразлана.
Казан федераль университетының метеорология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сөйләвенчә, Татарстанда һава температурасы элеккечә нормадан 4-5 градуска югары, әмма җәй башындагы кебек аномаль эсселек күзәтелми.
«Хәзер температура рекорды юк. Бездә төньяктан, төньяк-көнчыгыштан җил исә, һава торышы уңайлы», дип Переведенцев сүзләрен китерә «Челнинские известия».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз