news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан федераль университеты «Милли хәзинә» халык иҗаты фестивале игълан итте

Казан федераль университеты «Милли хәзинә» балалар hәм яшьләр өчен халык иҗаты фестивале үткәрә. 9-11 сыйныф укучылары hәм урта hөнәри белем бирү оешмасы студентлары иҗади эшләрен 1 декабрьгә кадәр онлайн тапшыра ала.

Бәйгенең номинацияләре: нәфис сүз, яшь язучы, яшь журналист, җыр, инструменталь башкару, хореография, вокал-уен кораллары ансамбле, вокал-хореография ансамбле, мода театры, декоратив-гамәли иҗат, мәгълүмат мохите дизайны, реклама һәм нәшрият эше, рәсем, театр, педагогик эссе, тәрҗемә, дип хәбәр итә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты матбугат хезмәте.

«Фестивальнең максаты – туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау, үстерү, милләтара, төбәкара элемтәләрне һәм хезмәттәшлекне көчәйтү, Россия халыклары арасында дустанә этномәдәни мөнәсәбәтләрне ныгыту. Фестивальнең төп бурычы – әдәбият, сәнгать иҗатына, тәрҗемә эшчәнлегенә сәләтле яшь талантларны ачыклау, алар арасында тәҗрибә уртаклашу өчен мохит тудыру, укучыларның туган телләре, әдәбиятлары, мәдәниятләре белән кызыксынуны үстерү», диелә хәбәрдә.

Фестиваль Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен hәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә оештырыла.

Фестиваль программасы: 3 ноябрь – 30 ноябрь - гаризалар һәм конкурс эшләре кабул итү (видео, фото), 11 – 13 декабрь - гаризаларны, эшләрне карау, җиңүчеләрне ачыклау. 14 декабрь – гала-концерт һәм җиңүчеләрне бүләкләү.

  • Эшләр электрон форматта ifmk10.2@kpfu.ru адресына кабул ителә. Бәйгенең нигезләмәсе һәм гаризаның анкетасы белән Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең Вконтактедагы төркемендә танышып була.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100