news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан федераль университеты метеорологы Татарстанда җәйнең эссе булачак айларын әйтте

Июньнең беренче декадасында Татарстан башкаласында һава температурасы нормадан 2-3 градуска югарырак булачак. Җәйнең бөтен айларына ясалган фаразларга килгәндә, уртача айлык температура, явым-төшем кебек үк, климат нормасы чикләрендә көтелә. Бу хакта «Татар-информ»га Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Июнь, май кебек үк, башта салкынча булырга мөмкин. Барысы да һава торышы белән нәрсә идарә итүгә бәйле», –  дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше.

Татарстан башкаласы читендә урнашкан «Казань-Опорная» метеостанциясе мәгълүматларына караганда, июньдә шәһәр территориясендә айлык уртача температура нормада 17,1 градус, июльдә – 19,5, августта – 17,3, ә сентябрьдә – 11,2 градус тәшкил итә. Явым-төшем норма буенча 73, 70, 69 һәм 52 миллиметр.

Шәһәр үзәгендә урнашкан «Казан-Университет» метеостанциясе мәгълүматларына караганда, июньдә уртача айлык температура нормада 17,9 градус тәшкил итә, июльдә –  20,2, августта – 17,8, сентябрьдә –  11,8 градус. Явым-төшем нормалары җәй айларында һәм көз башында 68, 68, 60 һәм 51 миллиметр. Болар – узган 30 ел өчен нормалар, хәзерге нормалар ярты градустан югарырак, дип билгеләп үтте метеоролог.

Переведенцев фикеренчә, җәй көне һава торышы үзгәрүчән булырга тиеш, җылылык һәм салкын дулкыннары да киләчәк. Июль һәм август айларында эссе һава торышы көтелә. Җәйгә һава торышының тәфсилләп язылган фаразын «Татар-информ»нан укырга була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100