news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан федераль университеты метеорологы Татарстанда җәйге һава торышы турында сөйләде

Татарстанда һәм Казанда киләсе җәйдә уртача айлык һава температурасы климат нормасына якын булачак. Явым-төшем шулай ук уртача күпьеллык күрсәткечләр дәрәҗәсендә фаразлана. Бу хакта Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Россиянең Европа өлешенең бөтен территориясендә уртача айлык температура һәм явым-төшем якындагы вегетация чорында климат нормасына якын булыр, дип фаразлана. Сентябрьдән кала, Татарстанда шундый ук хәл көтелә. Сентябрьдә уртача айлык температура нормадан югарырак булырга мөмкин», - дип аңлатты ул.

Якынча фаразлаулар буенча җәйге һава торышы турында «барысы да климат буенча бара», диде ул. «Фараз начар түгел, безнең территорияләрдә күпьеллык температура режимы саклана», - дип ачыклык кертте Переведенцев.

Россиянең Гидрометеорология үзәге вегетация чорына һава торышы фаразын бастырган иде. Июнь аенда Татарстанда уртача айлык температура 17,8 градус тәшкил итә, ә явым-төшем күләме 60 миллиметр. Июльдә республикада уртача айлык температура нормада, 19,9 градус тәшкил итә, ә явым-төшемнең уртача күләме 56 миллиметр. Августта уртача айлык температура гадәттә 17,7 градуска, ә явым-төшем 54 миллиметрга туры килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100