news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан федераль университеты метеорологы 8 март көненә һава торышы турында сөйләде

Бу атнада Татарстан башкаласында һава торышы аномаль җылы булачак. 8 март көнне көндезге сәгатьләрдә җепшек кар яварга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»га Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Бу җылы атна, температура фоны климат нормасыннан 4-5 градуска югары булачак. Хәзер һава торышы атлантик циклоннар һәм атмосфера фронтлары белән билгеләнә. 8 март көнне көндез Казанда һава нульгә кадәр җылына, җепшек кар явачак, көньяктан җил көтелә. Чәршәмбедән төнге сәгатьләрдә температура 5 градуска кадәр төшәчәк», –  диде ул.

Россия Гидрометеорология үзәгенең якынча фаразы буенча, чәршәмбедән көндезге сәгатьләрдә температура Татарстан башкаласында плюс тамгасы белән көтелә, явым-төшем яңгыр рәвешендә, көннәр җепшек була.

«Атлантика активлашты, ул җылылык җибәрә. Әгәр Арктика „уянса» һәм Арктик һөҗүмнәр килеп чыкса, суытуы ихтимал», – дип өстәде Юрий Переведенцев.

Аның сүзләренчә, норма буенча хәзерге вакытта шәһәрдә тәүлеклек температура -6 яки -7 градус булырга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100