Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан федераль университеты мәктәп укучылары өчен татар теленнән олимпиада оештыра
Быел беренче тапкыр Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында мәктәп укучылары өчен татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада узачак. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов хәбәр итте.
«Быел беренче тапкыр мәктәп укучылары өчен дә олимпиада уздырабыз, ул «Гыйлем» дип атала. Аңа ноябрь аенда старт бирелде, олимпиада 8-11 сыйныф укучылары өчен. Беренче турда биремнәр онлайн рәвештә тәкъдим ителә, гыйнвар аенда финал уеннары телевизион форматта барачак. Аның берничә уенын институтта төшереп, социаль челтәрләрдә тәкъдим итәчәкбез. Икенче өлеш – финал уеннары «ТНВ» телеканалында күрсәтеләчәк», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Олимпиада Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә оештырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз