news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан федераль университеты һәм Болгар ислам академиясе арасында килешүләр төзелде

Килешүләрне Камил Исхаков һәм Илшат Гафуров имзалады.

(Болгар, 21 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Болгар ислам академиясендә Казан федераль университеты һәм Болгар ислам академиясе арасында килешүләр төзелде.

Беренче килешү татар халкының язма мирасын популярлаштыру турында. Аның нигезендә Болгар ислам академиясе Казан университетының сирәк кулъязмалар материалларыннан файдалана алу хокукы бирелә. Икенче килешү үзара хезмәттәшлек турында меморандум булды.

Килешүләрне Татарстан Президенты ярдәмчесе, Болгар ислам академиясе учредительләре советы рәисе Камил Исхаков һәм КФУ ректоры Илшат Гафуров имзалады.

Берничә минуттан Болгар ислам академиясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең, шулай ук якын һәм ерак чит илләр мөселман дин әһелләре башлыклары белән очрашуы башланачак. Ул Идел буе Болгар дәүләтенең исламны рәсми кабул итүенең 1129 еллыгына багышланган Изге Болгар җыены тантаналары кысаларында уза. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100