Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казан федераль университеты клиникасында кызамыктан түләүсез прививка ясыйлар
Россиядә кызамык белән авыручылар саны артып киткән.

(Казан, 25 июль, “Татар-информ”). Казан федераль университет клиникасында кызамыктан түләүсез прививка ясыйлар. Россиядә кызамык белән авыручылар саны артып киткән. Бу хакта КФУ матбугат хезмәте хәбәр итә.
Авыру очраклары Башкортстанда, Новосибирск өлкәсендә, Карелиядә теркәлгән.
- Кызамык – йогышлы авыру, ул һава аша күчә. Аның билгеләре булып, тән температурасының кинәт күтәрелүе, томау төшү, баш авырту, лайлалы тышча һәм үзенә хас кызамык тимгелләре барлыкка килү тора. Кызамык башка авырулар: ларингит, отит, икенчел бактериаль пневмония, кызамык энцефалиты (баш мие җилкенсенү) китереп чыгарырга мөмкин.
Өлкәннәргә вакцина 18- 55 яшьләрдә ясала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз