Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан федераль университеты галимнәре Азнакай районының биологик төрлелеген өйрәнә
Азнакай муниципаль районы мөһим фәнни тикшеренүләр мәйданчыгына әверелде. Җирлегебезгә Казан федераль университетыннан (КФУ) экспедиция төркеме килде. Бу хакта «Азнакай» сайтында Илмира Шщрифуллина яза.
Галимнәр сәфәренең төп максаты: үсемлекләрнең, мүкләрнең, гөмбәләрнең һәм умырткасыз хайваннарның биологик төрлелеген комплекслы өйрәнү һәм ачыклау.
Фәнни десант составына университетның әйдәп баручы белгечләре кергән. Ике көн дәвамында тикшеренүчеләр район территориясендә эшләде, шул исәптән атаклы «Чатыр-Тау» тыюлыгында да - анда Кызыл китапка кертелгән төрләрне табу ихтималы зур.
Экспедиция нәтиҗәле булып чыкты. Галимнәр флораның сирәк һәм саклана торган төрләре булуын расладылар. Табылдыклар арасында – иң биек перловник, иң гади оносма, түбән миндаль, йомырка җимешле астрагал, шулай ук кыек аяклы гриммия, һәм сирәк очрый торган лензитес Варнье гөмбәсе.
Башкарылган эш Азнакай районының уникаль табигатен саклау өчен зур әһәмияткә ия. Алынган мәгълүматлар фәнни хисаплар нигезе булачак һәм әйләнә-тирә мохитне саклау чараларын эшләүдә ярдәм итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз