news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан федераль университеты галиме Казанда әбиләр чуагы башланачак вакытны әйтте

Сентябрь ае Казанда кинәт суыту белән башланып китте, әмма җылылык шәһәргә әбиләр чуагы белән әйләнеп кайтачак. Бу хакта «Татар-информ»га Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сөйләде.

«Әбиләр чуагы гадәттә ай уртасында була, һәм моның өчен шартлар тудырыла. Ул салкыннар, яңгырлар һәм уңайсыз һава торышыннан соң килә. Бу коры, җылы вакыт бер-ике көннән бер айга кадәр дәвам итә ала. Уртача алганда, әбиләр чуагы бездә бер атна дәвам итә», – диде ул.

Переведенцев сүзләренчә, сентябрь ае Казанда метеорологлар фаразлаганнан салкынрак булачак. Күпьеллык күзәтүләр буенча, Татарстан башкаласында көзнең беренче аенда уртача айлык температура 12 градус тирәсе булырга тиеш, ә явым-төшем күләме –  50 мм. РФ Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең үзгәрешләр кертелгән фаразларында сентябрьдә шәһәрдә һава температурасы климат нормасыннан түбән булачак. Айның беренче декадасы ук салкынча булыр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100