news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан федераль университеты физиклары өчен Нобель премиясе лауреаты Ж.Алферов ачык лекция укыды

Ул чыгышын “Оптоэлектроника өчен гетероструктуралар: тарих һәм заманча тенденцияләр” темага алып барды

(Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген Казанга дүртенче халыкара инновацион нанотехнологик форумда катнашыр өчен килгән физика буенча Нобель премиясе лауреаты, Сколково инновацион үзәгенең фәнни җитәкчесе, “Сколково” Консультатив фәнни Совет Фонды рәистәше, Россия Фәннәр академиясе академигы Жорес Алферов Казан федераль университетында Физика институты, Исәпләү математикасы һәм информацион технологияләр институты студентлары, магистрантлар һәм укытучылары, яшь галимнәр өчен ачык лекция укыды. Лекция тыңлар өчен килгән җәмәгатьчелекнең исәбе-хисабы юк иде. Танылган галим Казанга кабат килүенә шатлануын белдерде.
Жорес Алферов чыгышын “Оптоэлектроника өчен гетероструктуралар: тарих һәм заманча тенденцияләр” темага алып барды.
Журналистлар белән очрашу вакытында ул фәнни эшкәртмәләрнең ил икътисадын үстерүдә җитәрлек дәрәҗәдә кулланлмавын, теләгән очракта әллә нинди проектларга финанслар табып булуын билгеләп үтте. Советлар берлегенең үз атом-төш коралы булуын ул өченче бөтендөнья сугышы башланмавы һәм моның нәтиҗәсендә бөтен кешелекнең исән калуын ассызыклап үтте.
Ул бүген шулай ук Казан дүртенче халыкара инновацион нанотехнологик форум кысаларында уздырылган 13 нче халыкара “Сәнәгатьтә нанотехнологияләр. Нанобиологик иминлек” дип аталган фәнни-гамәли конференциядә дә чыгыш ясады.
 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot