news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан федераль университеты дөньяның иң яхшы 500 университеты рейтингына кергән

Исемлеккә Россиянең 24 вузы эләккән.

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Британиянең Times Higher Education журналы версиясе буенча Казан федераль университеты дөньяның 980 иң яхшы уку йортлары рейтингына кергән.

Журнал сайтындагы мәгълүматлар буенча КФУ 401-500 урыннар төркемендә урнашкан. Билгеләп үтик, исемлеккә Россиянең 24 вузы эләккән, алар арасында Мәскәү дәүләт университеты (188 урын) лидерлык итә, Мәскәү физика-техника институты - 301−350 урыннар төркемендә һәм Санкт-Петербург Мәгълүмат технологияләре, механика һәм оптика университеты - 351−400 төркемендә, КФУ белән бер төркемдә Югары икътисад мәктәбенең  Илкүләм тикшеренү университеты, Мәскәү инженер-физика институты, Новосибирск һәм Санкт-Петербург дәүләт университетлары урнашкан.

«Ведомости» язганча, 12 елга беренче тапкыр Британиянең Оксфорд университеты рейтинг башында, ул биш ел буе лидер булып торган Калифорния технология университетын икенче урынга төшергән. Өченче шулай ук Америка университеты — Стэнфорд.

Элегрәк КФУ Quacquarelli Symonds (QS) версиясе буенча 501 нче урынны алып дөньяның иң яхшы вузлары рейтингына кергән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100