news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан федераль университеты чит ил студентлары өчен яңа тулай торак төзергә планлаштыра

Тулай торак комплексы Универсиада авылы тирәсендә булырга тиеш һәм урыннар студентларга арендага биреләчәк, ди университет ректоры Илшат Гафуров.

Казан федераль университеты чит ил студентлары өчен яңа тулай торак төзергә планлаштыра
Михаил Захаров/архив

(Казан, 8 ферваль, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). Казан (Идел буе) федераль университеты чит ил студентлары өчен яңа тулай торак төзергә планлаштыра. Бу хакта университет ректоры Илшат Гафуров бүген Татарстан Президентының Казан вузлары ректорлары белән очрашуы вакытында әйтте.

"Без ел саен тулай торакларда студентларга урын җитмәү проблемасы белән очрашабыз. Шуңа күрә без Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фондына яңа тулай торак комплексын төзү мәсьәләсе белән мөрәҗәгать иттек. Комплекс Универсиада авылы тирәсендә булырга тиеш һәм андагы урыннар студентларга арендага биреләчәк", - дип сөйләде Илшат Гафуров.

КФУ ректоры сүзләренчә, чит ил студентлары санын арттыру республиканың абруен күтәрә һәм Татарстан бюджетына өстәмә финанслар китерә. "Елга 7 мең чит ил студенты бюджетка өстәмә 400 миллион сум акча кертә", - диде ректор.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100