news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан федераль университеты белгече бүлмә гөлләре үстерүчеләргә киңәш бирде

Казан федераль университеты белгече бүлмә гөлләре үстерүчеләргә киңәш бирде
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Казан федераль университетының ботаника бакчасы белгече Сергей Максимов бүлмә гөлләрен сайлау, аларны тәрбияләү турында сөйләде.

Фаленопсис орхидеясе - талымсыз үсемлек, чагыштырмача аз тәрбия сорый. Минималь кагыйдәләрне үтәгәндә ул елына ике-өч тапкыр чәчәк атарга мөмкин.

«Аңа гади тәрбия дә җитә — өстенә җиңелчә итеп су сиптерү, тамыр системасы кипкән саен вакытында су сибү, моны ачыклау бик җиңел. Әгәр үтә күренмәле чүлмәкләр аша тамырларының агарганлыгы күренсә, үсемлеккә су сибәргә кирәк. Әгәр тамырлары яшькелт булса, димәк, үсемлек әле алдагы су сибүдән калган дым белән канәгатьләнә», - дип белгеч сүзләрен китерә ТНВ.

Максимов сүзләренчә, замиокулькаска, ягъни «акча агачы»на яктылык кирәк. Димәк, әгәр аны караңгы бүлмәгә куйсаң, үсемлек сузылып үсә башларга мөмкин. Шулай ук аңа артык еш су сибәргә кирәкми.

Белгеч иң оптималь вариант дип фикусны атады. Эксперт бу үсемлекне җиңелчә күләгәдә урнаштырырга киңәш итә, чөнки ачык кояшта аның яфраклары корырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot