news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан федераль университеты белән Донг-Док университеты меморандум имзалады

Корея университеты галимнәренә тюркология өлкәсе белән шөгыльләнгәннәре өчен рәхмәт сүзләре әйтелде.

Казан федераль университеты белән Донг-Док университеты меморандум имзалады
Зиля Мубаракшина

(Казан, 25 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Кореяның Донг-Док Кызлар университеты белән меморандум имзаланды. Чарада “Татар-информ” хәбәрчесе дә катнашты.

Институт директоры Рәдиф Җамалетдинов күп кенә университетлар белән хезмәттәшлек итү, уртак проектлар турында түгәрәк өстәлдә сөйләде һәм Корея галимнәренә тюркология проблемасы белән шөгыльләнгәннәре өчен рәхмәт әйтте, киләчәктә бергәләшеп хезмәттәшлек итәчәкләренә өметен белдерде.

Шулай ук кунакларны Каюм Насыйри фәнни-белем бирү үзәге директоры, профессор Әлфия Йосыпова озатып йөрде һәм аларга институт буйлап экскурсия оештырды. Сөйләү барышында ул институт эшчәнлеге, структурасына аерым тукталып үтте.

Кореядан килгән галимнәр һәм профессорлар Ынгенг О, Сона Цой, Дукчан У, Хонг Джун Ким белән очрашу КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты һәм Кореяның Донг-Док Кызлар университеты арасында меморандум төзү, күмәк фотога төшү белән тәмамланды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100