news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан федераль университет студентлары фитнес-аэробика турнирында беренче булган

Быел ярышларда катнашырга 17 команда теләк белдергән, алар Татарстанның 9 югары уку йортын тәкъдим иткән.

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). Казан “УНИКС” мәдәни-спорт комплексында фитнес-аэробика буенча Республика студентлар турниры тәмамланган. Быел ярышларда катнашырга 17 команда теләк белдергән, алар Татарстанның 9 югары уку йортын тәкъдим иткән. Барлыгы чарада 180гә якын студент катнашкан. Иң көчле коллективлар 3 дисциплина буенча билгеләнгән: степ, аэробика һәм хип- хоп, дип хәбәр итә Казан дәүләт энергетика университеты матбугат хезмәте.

Татарстан Республикасының иң зур югары уку йортлары командалары арасында беренче төркемдәге гомуми зачетта Казан (Идел буе) федераль университеты вәкилләренә тиңнәр булмаган. Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе “Көмеш” яулаган. Өченче урынга Казан дәүләт энергетика университеты лаек булган.

“Кече” югары уку йортларының икенче төркемендә В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты җиңү яулаган. Казан дәүләт аграр университеты студентлары “Көмеш” бүләкләр алган. Казан дәүләт мәдәният институты “Бронза”га лаек булган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100