news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан фән үзәге галимнәре “Киләчәк” дигән мәгариф үстерү стратегиясе турында фикер алышты

“Укытучы – ул яхшы мәктәпнең асылы”, - дип, ТР Мәгариф һәм фән министры А.Гыйльметдинов мәктәпләргә яшь фәннәр кандидатларын һәм галимнәрне җәлеп итү идеясе белән уртаклашты

(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Россия Фәннәр академиясенең Казан фән үзәге Президиумы утырышы көн тәртибенә бер генә мәсьәлә чыгарылган иде. Ул да булса – Президент программасы статусы алган 2010-2015 елларга эшләнә торган “Киләчәк” дигән республика мәгарифен үстерү стратегиясен эшләүгә һәм тормышка ашыруда Казан фән үзәгенең керткән өлеше турында фикер алышу иде. Утырышта Казан фән үзәге рәисе Олег Синяшин, ТР Министрлар Кабинетының Югары, урта һөнәри белем һәм фән идарәсе башлыгы Булат Яһудин, ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, ТР Ректорлар Советы рәисе Мәкъзүм Сәлахов, Казан шәһәре Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин һәм галимнәр катнашты.

ТР Мәгариф һәм фән министры А.Гыйльметдинов: “Без нинди белем бирүгә ирешергә телибез”, - дип, бу юнәлештәге фикерләрен галимнәргә дә җиткерде. Төгәлрәге 2010-2015 елларга эшләнә торган “Киләчәк” дигән республика мәгарифен үстерү стратегиясе белән таныштырды. Һәм әлеге программаны тормышка ашыру нәтиҗәсендә, иң яхшы белем бирү системасына ирешергә кирәклеген ассызыклап үтте. Әлеге программа мәктәпкәчә тәрбия, гомумбелем һәм һөнәри белем бирүгә кагылышлы эчке программалардан торачак дип күзаллана. Аларның һәркайсының үз бюджеты да булачак дип көтелә.
Министр хәбәр иткәнчә, бөтен илләр белем бирү системасына реформа уздыру белән шөгыльләнеп караган һәм мәгарифкә финанслар салуга, сыйныфларның күләмен кечерәйтүгә карамастан, бар җирдә диярлек уңышсызлыкка очраган – белем сыйфаты яхшырмаган. Реформалар Сингапурда, Көньяк Кореяда, Гонконгта гына уңышлы нәтиҗә биргән. Уңышка ирешкән илләр тәҗрибәсеннән күренгәнчә, анда иң элек укытучыга зур игътибар ителгән.
“Киләчәк” стратегиясенең үсеш юнәлешләренә тукталып, министр мәктәпләргә яңа буын лидер укытучыларны – уңышка ирешкән кешеләрне җәлеп итү юлындагы эшләр белән таныштырды. Аның фикеренчә, әлеге категориягә яшь фән кандидатлары, республиканың әйдәп баручы вузлары магистрлары керә алыр иде. Ә элеккеге укытучылар белән эшләүнең яңа формалары тәкъдим ителә.

“Безнең максат – мәктәпкә көчле лидер укытучыны китерү. Чөнки барысы да кеше факторына бәйләнгән. Әлбәттә, заманча мәктәпләр дә кирәк, әмма көчле укытучы булмаса, бу гына нәтиҗә бирмәячәк. Шуңа күрә дә “Безнең яңа укытучы” программасы эшләнә”, - дип белдерде министр. Бу программаның нигезенә Бөекбританиянең тәҗрибәсе салыначак дип көтелә. Бу илдә дә 6 ел элек укытучының дәрәҗәсе төшкән булган, мәктәпкә яшьләр килми башлаган.
Бүгенге көндә мәгариф системасында 40 меңнән артык педагог исәпләнә. Яңа системаны керткән очракта, әлеге укытучылар кайда китәчәк? Бу сорауга җавап биреп, А.Гыйльметдинов 7 нче сыйныф укучылары арасында БДИ технологияләренә нигезләнеп, фронталь интернет-тестлаштыру уздырырга теләүләрен, шулай итеп һәр укучының ни рәвешле үсүен һәм һәр укытучының ничек эшләвен күрергә мөмкинлек булачагын әйтте.
“Без мәктәптән нәрсә көтәбез? “ – дигән сорауга үзе үк җавап биреп, министр республика мәгарифе алдында торган бурычларны санап үтте. Аның фикеренчә, мәктәп укучыларының физик һәм әхлакый яктан сәламәт, интеллектуаль яктан үскән, хезмәт сөючән, кешеләр арасында яши алырлык һәм белемле булуы шарт. А.Гыйльметдинов эшләнә торган яңа стратегиядә Татарстан белем бирү системасының 10 үсеш юнәлешен дә атап үтте. Иң беренче юнәлеш – педагогларны әзерләү, аннан соң - мәгариф системасының инфраструктурасын һәм идарә алымнарын үзгәртеп кору, яңа белем бирү стандартлары кертү, милли мәгариф, белем бирүне электрон чаралар ярдәмендә алып бару, чит телләргә өйрәтү, әхлакый һәм физик үсешкә ирешү, сәләтле балалар белән эшләү, авыр хәлләрдә калган балаларга игътибар бирү.

“Укытучы – ул яхшы мәктәпнең асылы”, - дип, министр мәктәпләргә яшь фәннәр кандидатларын һәм галимнәрне җәлеп итү идеясе белән уртаклашты. Казан фән үзәге галимнәре фикеренчә, мәктәпләргә яшь галимнәрне тарту турында гына сүз алып барырга кирәкми, иң мөһиме – алар укучыларга кызыклы булсын. А.Гыйльметдинов Казан фән үзәгенә фәннәр кандидатлары белән берлектә аспирантларны эшкә тартырга тәкъдим итте. “Хәзер бөтен дөнья шулай эшли”, - диде министр. Шулай ук Татарстаннан чит илләргә эшләргә киткән галимнәр турындагы мәгълүмат туплау һәм аларны да республика мәгариф системасын үстерүгә җәлеп итү кулай булачак дип көтелә. Танылган галим Кев Салихов сүзләренчә, яхшы галимнәр чит илләрдә генә түгел, республикада да җитәрлек.

Альберт Гыйльметдинов галимнәргә шулай ук әйдәп баручы университетлар каршында мәктәп-интернатлар төзү, интерактив фән музее оештыру, укучылар өчен фәнни-техник түгәрәкләр булдырырга тәкъдим итте. Казан дәүләт университеты, Казан фән үзәге белән берлектә - “Казанның фәнни ачышлары” медиаресурсларын, укытучылар өчен “Фән-мәктәп” лекторийларын эшләү уңышлы булачак. Болар барысы да укучыларны һәм укытучыларны кызыксындыру өчен башкарыла.

Казан фән үзәге үз чиратында педагоглар һәм балалар белән эшләүнең яңа юлларын тәкъдим итте. Доцент Андрей Скоринкин сүзләренчә, алар көчле мәктәпләр белән эшләргә тели. Укучылар белән эшләүдә галимнәр укыту-методик һәм профориентацион юнәлешләрне сайлап алган. Укытучылар белән исә методик эшләр, экспертизалар үткәрү, инновацион проектларны тормышка ашыру күзаллана. Андрей Скоринкин әйтүенчә, бу проектны эшләүчеләрне кызыксындыру өчен, финанс чаралары бүлеп бирү зарур. Шулай ук эшне тиешле дәрәҗәдә оештыру һәм координацияләү зарур.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100