news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан эстафетаны Балтачтан алган – ММЧ

Биредә сүз банкоматларга һөҗүм турында бара

 (Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”). Узган шимбәдә Казанның Җиңү Проспекты буенча урнашкан бер банкоматны шартлатканнар. Сак хезмәте вәкилләре килеп җиткәндә якын-тирәдә 500, 1000 сумлык акчалар аунап яткан.

Бер көн алдан шундый ук хәл Чистайда да булган. Билгесез кешеләр сәгать заводына керү мәйданында урнашкан банкоматны шартлатканнар. Тик банк җиһазы шартлауга чыдаган һәм акчалар үз урынында калган.

Банкоматны ватып, акча алу Балтач районыннан башланган иде. Ураза гаете көнне, Чепья авылында урнашкан «Россельхозбанк» банкоматын талаганнар иде, дип белдерә шушы районның “Хезмәт”басмасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100