Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан эшмәкәре 11 ел салым түләмәгән
Эшмәкәрнең салым хезмәтенә 20 миллион сумнан артык бурычы җыелган.
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Казан эшмәкәре 11 ел салым түләмичә, 20 миллион сумнан артык бурыч җыйган. Бу турыда «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
«Санторикс» ҖЧҖ җитәкчесенең 11 ел дәвамында (2006-2017 елларда) салым декларациясенә ялган мәгълүмат кертүен суд ачыклаган. Бу вакыт эчендә эшмәкәрнең салым хезмәтенә 20 миллион сумнан артык бурычы җыелган.
Суд ир-атны «Салым декларациясенә ялган мәгълүмат кертү һәм аеруча күп күләмдә салым түләүдән баш тарту» маддәсе буенча гаепле дип тапкан һәм 300 мең сум күләмендә штраф салган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз