news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан эш табуы иң җиңел булган 20 шәһәр арасына керде

Татарстан башкаласы Россиянең эшкә урнашуы иң җиңел булган 20 зур шәһәре арасына керде. HeadHunter сервисының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

«Казан Россиянең эш урыннары өчен көндәшлек иң түбән булган зур шәһәрләре арасында 19нчы урынны алды: биредә бер вакансиягә 5,1 актив резюме туры килә. Уртача алганда, Россиядә бер вакансиягә 4,9 резюме туры килә, бу дәгъвачылар арасында көндәшлекнең бик зур булмавы хакында сөйли», - дип искәртә белгечләр.

Эшкә урнашу буенча иң җиңеле – Красноярскида, анда сентябрь аенда бер вакансиягә 3,6 актив резюме туры килгән. Хабаровск (3,7 резюме) – икенче, Иркутск (3,8) – өченче урында.

Краснодар (бер вакансиягә 6,2 актив резюме), Санкт-Петербург (6,4) һәм Мәскәүдә (7,1) эш табуы катлаулырак. Экспертлар фикеренчә, бер вакансиягә 6 резюме компанияләр өчен дә, кандидатлар өчен дә иң уңайлы күрсәткеч санала.

news_right_1
news_right_2
news_bot