Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан епархиясе вәкиле ислам һәм христиан дин әһелләре турында: Мондый дуслык беркайда юк
«2010 елда уникаль проект булып, Казан православие семинариясендә исламны өйрәнү кафедрасы ачылды», - диде Иеромонах Роман.
Рус православие чиркәвенең Казан епархиясе Казан православие семинариясенең исламны өйрәнү кафедрасы доценты Иеромонах Роман (Модин) христиан һәм ислам дине вәкилләренең хезмәттәшлеге турында сөйләде.
«Мондый хезмәттәшлек, тыгыз дуслык бүтән беркайда юк. Бергә эшлибез, уртак охшаш проектлар бар. 2014 елда Казан семинариясе, Россия ислам институты, КФУ, Россия Фәннәр академиясенең шәрыкъны өйрәнү бүлеге арасында академик хезмәттәшлек турында дүртяклы килешү төзелгән иде», - диде Иеромонах Роман ТР Иҗтимагый палатасында Болгарда ислам кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган түгәрәк өстәл утырышында.
«2010 елда уникаль проект булып, Казан православие семинариясендә исламны өйрәнү кафедрасы ачылды. Беренче курстан башлап, студентлар гарәп яки фарсы телен, шулай ук татар телен, ислам тарихы һәм культурасын өйрәнәләр. Росия ислам институты галимнәре арабистика курсын укыта«, - диде Казан епархиясе вәкиле.
Ул, шулай ук, православие семинариясе һәм Россия ислам институты студентлары бергә спорт ярышларында катнашуларын, социаль волонтерлык буенча уртак проектлары булганын әйтте.
«Казан семинариясендә ислам дин әһелләре белән футбол буенча беренче тапкыр ярышлар узды. Камил хәзрәт Сәмигуллин (Татарстан мөфтие) да футбол уйнады. Беренче тапкыр шәригать киемендә спорт белән шөгыльләнгән имамны күрдем. Былтыр ислам һәм христиан дин әһелләре арасында хоккей турниры да үтте», - диде Иеромонах Роман.
«2011 елда «Булгария теплоходы» баткач та, алты имам һәм алты рухани икешәр атна шунда яшәп, мәетләрнең рухына бергә догалар кылдык. Наркоманиягә каршы көрәш үзәкләрендә дә реабилитация эшен бергә алып барабыз», - диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз