news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан епархиясе Оренбург өлкәсе халкы өчен 1,6 млн сум акча җыйган

Казан епархиясе приходларында су басудан зыян күргән Оренбург өлкәсе халкы өчен 1,6 млн сум акча җыелган. Әлеге акчага мотопомпалар һәм су суырту өчен җиңсәләр, һаваны киптерү җайланмалары, раскладушкалар һәм урын-җир кирәк-яраклары, шулай ук эчә торган суны агызу өчен 5 литрлы пластик шешәләр сатып алынган. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Көн саен волонтерлар Орск шәһәрендәге Ивер хатын-кызлар монастыренда меңгә якын шешәгә су тутыралар, аннан соң аларны халыкка тараталар. Техник суны махсус цистерналарда китерәләр, эчә торган суны монастырьдан шешәләрдә алып китәләр», – ди Казан епархиясенең «Милосердие – Казань» мохтаҗларга ярдәм итү хезмәте җитәкчесе Ольга Варганова.

Орск епархиясенә актуаль ихтыяҗлар исемлегеннән дә әйберләр тапшырылган, алар республика гыйбадәтханәләренә йөрүчеләрнең иганә акчаларына сатып алынган, дип хәбәр итәләр Татарстан митрополиясе сайтында.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк мэр Илсур Метшин йөкләмәсе буенча Казаннан Оренбургка эчә торган су белән өч фура озатылды. Барлыгы 5 литрлы 9,5 мең шешә – 47,5 мең литр су сатып алынган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100