news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан епархиясе гыйбадәтханәләрендә “Ак чәчәк” дигән хәйрия чарасы үткәрелә

Җыелган барлык керем инвалид балаларның яңа адаптация үзәгенә кирәк-яраклар алуга тотылачак

 (Казан, 12 март, “Татар-информ”). Казан епархиясе гыйбадәтханәләрендә, инвалид балаларга ярдәм итү максатыннан, “Ак чәчәк” дигән хәйрия чарасы үткәрелә. Чарада катнашу өчен приходларга килүчеләр кулдан ясалган кәгазь чәчәкләр сатып алырга тиеш була.

Сатылган чәчәкләрдән җыелган барлык керем инвалид балаларның яңа адаптация үзәгенә җиһазлар, мебель, балаларның фикерләү дәрәҗәсен үстерүче әсбаплар, уенчыклар алу өчен тотылачак. Хәзерге вакытта Павлюхин урамы, 120 йортта урнашкан адаптация үзәге бинасында төзекләндерү эшләре бара, эшләр тәмамлануга балалар төркемнәрдә һәм аерым гына шөгыльләнә башлаячаклар. Нинди шартларда шөгыльләнерләр – монысы инде “Ак чәчәк” хәйрия чарасының ничек үтүенә дә бәйле. Оештыручылар, финанс чаралардан тыш, волонтерлар ярдәме кирәклеген дә искәртәләр. Чәчәкләр ясау эшендә һәм аерым приходларда чара үтә торган көнне теләге булган барлык кеше дә катнаша, ярдәм итә ала. Проектта катнашырга теләге булганнар “Забота” җәмәгать оешмасы президенты Надежда Титова белән +7-9600-36-99-64 телефоны аша элемтәгә керә алалар.

«Татарстанда Православие» сайтында Казан епархиясе чиркәүләрендә әлеге чараны үткәрү графигы тәкъдим ителә:
15 март –Петр һәм Павел чиркәве (Казан, Муса Җәлил урамы, 21);
22 март – Богоявление чиркәве (Бауман урамы, 78);
29 март –Серафим Саровский гыйбадәтханәсе (Сафиуллин урамы, 7);
5 апрель – Сергий Радонежский гыйбадәтханәсе (Краснококшай урамы, 101);
5 апрель – Казан митрополиты, изге газап җигүче Кирилл архиерей гыйбадәтханәсе (Чистай урамы, 30);
5 апрель – Никольский кафедраль чиркәве (Бауман урамы, 5);
5 апрель – газап җигүче хатын-кызлар Вера, Надежда, Любовь һәм аларның әниләре София гыйбадәтханәсе (Сабан урамы, 1б);
5 апрель – Зөянең ИзгеУспение ирләр монастыре (Архангел тыкрыгы, 1).

Адреслар исемлеге тулыланырга мөмкин, дип хәбәр итә Казан епархиясенең матбугат хезмәте Казан мэриясе сайты аша.

news_right_1
news_right_2
news_bot