news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан “Энергияне нәтиҗәле кулланучы квартал” тәҗрибә проектында катнаша

Аны гамәлгә ашыру барышында муниципаль казнаның энергия ресурсларына түләү буенча чыгымнары 15-25 процентка кимер дип көтелә

(Казан, 1 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Казан, Россиядәге тагын берничә шәһәр белән берлектә, “Энергияне нәтиҗәле кулланучы квартал” тәҗрибә проектына кертелде. Әлеге проектның максаты- энергия куллануны һәм энергия ресурсларына тотылган чыгымнарны киметү. Аны гамәлгә ашыру барышында муниципаль казнаның энергия ресурсларына түләү буенча чыгымнары 15-25 процентка кимер дип көтелә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте белән Россия сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре берлегенең уртак утырышында Казан мэры Илсур Метшин сөйләде.

Казан шәһәре энергия, ресурсларның нәтиҗәлелеге программасын уңышлы гамәлгә ашырып килә. Аның быел республика бәйгесендә җиңүчеләр арасына керүе моны тагын бер кат исбатлады. 2006-2010 елларга исәпләнгән шәһәр программасын гамәлгә ашыру чорында, төрле чыганаклардан җәлеп ителгән инвестицияләр күләме 1,7 млрд. сумга якынлашкан. 1 млрд. 150 млн. сум күләмендә инвестицияләр каланың торак-коммуналь хуҗалыгында энергия саклау чараларына тотылган. Шәһәр хуҗалыгы предприятиеләренә энергия, ресурсларны саклау чараларына, проектларга 416 млн.сумнан артык инвестицияләр салынган. Шул ук вакытта 111,52 мең тонна шартлы ягулык экономияләргә мөмкинлек  туган. Барлык хуҗалык итүче субъектларда энергия куллануны 6 процентка киметүгә ирешелгән.

Илсур Метшин хәзер башкаланың берничә урамында тәҗрибә рәвешендә лампаларны диодлы яктырткычларга алмаштыру баруын хәбәр итте. Энергияне сакчыл куллануга корылган мондый яктырткычлар энергия куллануны 2 тапкырга киметергә мөмкин бирә. Алга таба шундый яктырткычлар белән күп фатирлы торак йортлардагы гомуми куллынылыштагы урыннары җиһазландыру нияте бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100