Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан энергетика университетында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы парад узды
Казан дәүләт энергетика университетында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Парадта1800 беренче курс студенты һәм югары уку йортының активистлары катнашты.
Мәйдан буйлап Росгвардия полкы оркестры музыкасына Цифрлы технологияләр һәм икътисад институты, Электроэнергетика һәм электроника институты, шулай ук Атом һәм җылылык энергетикасы институты студентлары узды. Студентлар парадка ике ай дәвамында физик тәрбия кафедрасы укытучылары белән бергә әзерләнгән.
Чараның хөрмәтле кунаклары арасында ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары, Россия Герое, махсус хәрби операция катнашучысы Расим Баксиков, Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Владимир Жаворонков, Казанның Киров һәм Мәскәү районнары хәрби комиссары Ленар Хәйретдинов, Муса Җәлил музей-фатиры мөдире Ленария Мөслимова булды.
Бәйрәм бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, батырлык һәм ныклык символы Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган иде. Чарада аның шигырьләре яңгырады.
Шулай ук бәйрәмдә бүгенге көндә Энергетика университетының 52 студенты махсус хәрби операциядә хәрби бурычлар үтәве турында әйтелде.
Чарада катнашучылар Бөек Ватан сугышы геройларын бер минутлык тынлык белән искә алды һәм «Энергетиктар хөрмәтенә» рельефлы композициясенә гирлянда салды.

Фотолар: Казан дәүләт энергетика университеты матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз