news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан энергетика университеты үз студентларына 600 урынлык яңа тулай торак төзеячәк

Югары уку йорты җитәкчелеге яңа торак ике елдан сафка басар, дип уйлый.

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”, Диана Авакян). Казан дәүләт энергетика университеты (КГЭУ) 600 урынлык яңа тулай торак төзеячәк. Яңа торак 450 млн сумга төшәчәк. Бу хакта “Татар-ифнорм” агентлыгына проректор Александр Леонтьев җиткерде.

Леонтьев сүзләренчә, 4нче тулай торак төзелешен финанслауның 70 проценты Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы акчаларына булачак, шулай ук республика бюджеты һәм вузның үз акчалары да тотылачак.

Тулай торак Кәҗә бистәсе метросы янында төзелә. Югары уку йорты җитәкчелеге яңа торак ике елдан сафка басар, дип уйлый. Проректор студентлар өчен яңа торак югары уку йортының 2018 елда булачак 50 еллык юбилеена каралган төп чараларның берсе, дип җиткерә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100