news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан энергетика университеты Театр көне уздыра

Казан энергетика университеты Театр көне уздыра

17 майда Казан дәүләт энергетика университетында Россиядә халык сәнгате һәм мәдәни мирас елы уңаеннан театр көне узачак.

«Театр көне уңаеннан Кәрим Тинчурин театры студентларга Галиәсгар Камалның «Беренче театр» комедиясен күрсәтәчәк«, дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

«Казан дәүләт энергетика университеты, техник юнәлештәге югары уку йорты булса да, һәрвакыт мәдәнияткә, сәнгатькә һәм әдәбияткә зур игътибар бирә. Уку йортында уңышлы эшләп килүче сәнгать төркемнәре, «Яз гүзәле» кебек данлыклы фестивальләр моңа мисал булып тора», диелә театрдан алынган хәбәрдә.

Казан энергетика университеты ректоры Эдвард Абдуллаҗанов Казан дәүләт энергетика университетының татар театры белән һәрвакыт хезмәттәшлек итүен ассызыклап үткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100