Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан Энергетика университеты студенты «Татарстан ел студенты – 2025» премиясе иясе булды
Казанда «Татарстан Республикасы ел студенты – 2025» премиясенең бүләкләү тантанасы узды. Гран-при иясен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүләкләде. Премиягә Татарстанга Новороссийскидан укырга килгән Казан дәүләт энергетика университеты студенты Даниил Ченцов лаек булды.
«Биредә безнең иң яхшы студентлар җыелды. Безнең югары мәктәпнең потенциалы зур булуга чын күңелдән шатбыз. Безнең киләчәк сезнең кулда. Соңгы елларда республика югары уку йортлары өчен бик күп проектлар гамәлгә ашырылды. Сезгә актив тормыш позициягез өчен рәхмәт белдерәсем килә», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов студентларга.
Быел премиягә гаризаларның рекордлы саны кабул ителгән – 574. 20 номинациядә җиңүчеләр бүләкләнде: иң яхшы спортчылар, старосталар, тулай торак советлары һәм башка студентлар берләшмәләре вәкилләре билгеләп үтелде.
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»
Гран-при номинациясендә җиңүчегә «Алгарыш» программасы кысаларында дөньяның теләсә кайсы югары уку йортында белем алу мөмкинлеге биреләчәк.
Даниил Ченцов – яшьләр сәясәте активисты. «ТР Студентлар лигасы»нда эшләгән, Татарстанга социаль проектларга 43 млн сумнан артык грант җәлеп иткән. Хәзер ул «Росмолодежь. Грантлар» бөтенроссия конкурсы эксперты. Узган елда Татарстан Яшьләр министрлыгыннан яшьләр сәясәтен үстерүгә керткән өлеше өчен рәхмәт хаты алган. Рөстәм Миңнеханов аңа төп приз белән гран-при иясе өчен традицион бүләк – дизайнер теккән пиджак тапшырды.
«Җиңүемә бик шатмын. Бу җиңү өчен бик күп тырышлык куйдым, күп эшләдем. Яраткан эшем белән шөгыльләндем, шуңа күрә барысы да килеп чыкты. Сингапурга яки Малайзиягә укырга барырга җыенам», - дип уртаклашты «Татар-информ» белән җиңүче.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз