news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан энергетика университеты доцентын ришвәт алган өчен 6 елга хөкем иткәннәр

Киров районы судында энергетика университеты укытучысы эше буенча процесс тәмамланды

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Эмма Ситдикова). Кичә кич Казанның Киров районы судында Казан дәүләт энергетика университетының информатика кафедрасы доценты Павел Аношенга хөкем чыгарылды. Ул 1 курс студентларыннан ришвәт алуда, шулай ук аны тоткарлаган милиция хезмәткәрләренә каршылык күрсәтүдә гаепләнгән, дип хәбәр итә Киров районы прокуратурасының матбугат хезмәте.
Казанның Киров районы прокурорының өлкән ярдәмчесе Тимур Гыйльманов сүзләренчә, Аношен үз гаебен өлешчә таныган. Ул студентлардан ришвәт алуын гына таныган, шулай да милиционерлар алдында да гафу үтенгән. Гаепләнүче ирегеннән мәхрүм итмәүләрен үтенде, әмма суд киресенчә эшләде.
Энергетика университеты укытучысын 3 ел дәвамында укытучылык эшчәнлеге белән шөгыльләнү хокукыннан һәм 6 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.
Элек хәбәр ителгәнчә, Аношен 2009 елның 10 гыйнварында төркемнең старостасы аркылы 18800 сум акча алган һәм зачет кенәгәсенә, ведомствога билгеләр куйган. Ул шул ук көнне башка төркем старостасыннан да 15000 сум акча алган һәм билгеләр куйган.
Аношен төркем старостасына билгеләр куелган зачет кенәгәләрен тапшырганда тоткарланган. Ул тоткарлаган вакытта үз автомобилендә милиционер хезмәткәрен 500 метрга якын өстерәп барып каршылык күрсәткән.
Тикшерү вакытында ачыкланганча, Аношен студентларга үз фәне буенча яңадан имтихан бирергә тәкъдим иткән. Бу юлы инде “бишле” билгесе өчен 1200 сум таләп иткән, “дүртле” өчен – 1000 сум, “өчле” өчен - 800 сум. Теге яки бу билгене алырга теләүче студент зачет кенәгәсенә тиешле сумманы кыстырган һәм старостага тапшырган.

news_right_1
news_right_2
news_bot