news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан елгачылары Югары Осланга кадәр көн саен 200 пассажир илтә

Пассажирларга һава мендәре урнаштырылган “Капитан Куклев” һәм “Марс–700” суднолары хезмәт күрсәтә

(Казан, 14 гыйнвар, “Татар–информ”, Ирина Игнатьева). Казан елгачылары Югары Осланга кадәр көн саен 200 пассажир илтә. Пассажирларга һава мендәре урнаштырылган “Капитан Куклев” һәм “Марс–700” суднолары хезмәт күрсәтә. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына Казан елга пассажир агентлыгыннан хәбәр иттеләр.
Эш көннәрендә алар җидешәр рейс ясый, суднолар елга портыннан иртәнге сәгать 7 дә кузгала. Пассажирлар күп булганлыктан, ял көннәрендә рейсларның саны бергә арта. Искәртеп узабыз, быел пассажирлар йөртүдә тотрыклылык саклана. Әгәр узган ел казанлылар һәм Югары Осланда яшәүчеләрне Иделнең икенче ярына бер судно илтсә, быел бу эштә ике судно җәлеп ителгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot