news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан елгачылары һава мендәрендә тиз йөрешле яңа судно сатып алды

Шундый төрдәге икенче судно елга портына ноябрь ахырында китереләчәк

(Казан, 3 ноябрь, “Татар–информ”). Шушы көннәрдә “Казан елга пассажир агентлыгы” ҖЧҖ “Луч–110” һава мендәрендә тиз йөрешле яңа судно сатып алды, дип хәбәр итә ТР Төзелеш һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.
Елгачылар судноны ел дәвамында файдаланырга ниятли.
Моннан тыш, шушы көннәрдә Казан елгачылары “АКС–Инвест” ЯАҖ белән “Марс–700” һава мендәрендә пассажир амфибия судносы төзү буенча килешү төзеде. Ул елга портына ноябрь ахырында китереләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot