news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан елга порты туристлар утырган круиз корабльләрен кабул итүгә техник яктан әзер

Әлегә Казан елга портыннан Болгарга һәм Зөягә барырга була.

Казан елга порты туристлар утырган круиз корабльләрен кабул итүгә техник яктан әзер

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). Татарстан портлары туристлар утырган круиз корабльләрен кабул итүгә техник яктан әзер. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат сәркатибе Наилә Клевлеева хәбәр итте. Бу турыда ТАСС яза.

«Без дүрт палубалы корабльләр туктый алсын өчен тирәнәйтү эшләрен башкардык. Без кабул итәргә әзер, моңа Иделдәге су күләме дә мөмкинлек бирә. Техник яктан бар нәрсә дә әзер, зур суднолар да килә ала», — диде ул.

Май ахырында Казанның елга портыннан Зөягә рейслар ачылды. Зөягә кадәр юл бәясе зурлар өчен 127, балаларга 63,5 сум. 

Казан елга портыннан Болгарга да китеп була. Әлеге туристик урынга тизйөрешле «Метеорлар» җибәрәләр. Билет бәясе бер якка зурлар өчен 376, ә балаларга 188 сум.

Елга круизлары турында тулырак «События» сайтында укыгыз. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100