Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан елга порты территориясен яңарту өчен 500 млрд сумлык килешү төзелде
Владивостокта Көнчыгыш икътисад форумында Казандагы Елга порты территориясен реновацияләү турында килешү имзаланды. Инвестицияләрнең гомуми суммасы 500 млрд сумга кадәр җитәргә мөмкин.
Әлеге документны Казан мэры Илсур Метшин һәм «Сбербанк» гаммәви акционерлык җәмгыяте идарәсе рәисе урынбасары Александр Ведяхин имзалады. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты, дип сөйләде Президентның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Килешү «Сбербанк» җәмгыятенең Казан Елга порты районында промзонаны комплекслы реновацияләү проектларын финанслау буенча килешүләр төзүдә катнашуын күздә тота. 1,5 млн квадрат метр мәйданда торак һәм 1,3 млн квадрат метр мәйданда административ һәм коммерцияле биналар төзеләчәк. Идел буенда 12 километр озынлыкта яңа яр буе, шулай ук җәмәгать урыннары төзү дә планлаштырыла. Якынча исәп-хисапларга караганда, 187 гектар территорияне үстерү өчен инвестицияләр 500 млрд сумны тәшкил итә. Хәзер әлеге территориядә эшләми торган җитештерү объектлары, складлар, ташландык биналар бар.
«Казанның порт зонасын үстерү – безнең шәһәр үсешенең иң мөһим өлешенең берсе. Республика һәм башкалар халкы өчен торак шартларын яхшыртудан тыш, өстәмә эш урыннары барлыкка киләчәк, эшчәнлекнең төрле өлкәләреннән белгечләр җәлеп ителәчәк», – дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов. Шулай ук ул хезмәттәшлек өчен Сбербанк җитәкчелегенә рәхмәт әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз